Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә поэзия сәгате узды

21 мартта, үзәк китапханәдә, 2 нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Гүзәл иҗат дөньясы” дигән шигърият сәгате үтте.

Шигърият дөньясы  белән очрашу - ул һәрвакыт бәйрәм. Һәр шәһәрдә шигърият мавыгу гына түгел, ә тормыш мәгънәсе булган кешеләр бар. Алар шигырьләрне шулкадәр тәэсирле итеп язалар, аларны һәрвакыт  тыңлыйсы килеп тора. Очрашуга Зәйнең җирле  шагыйрәсе, биш китап авторы Надежда Чепурная чакырылган иде.

Укучылар  кызыксынып,  игътибар белән кунакны тыңладылар. Шагыйрә шигырьләренең туу,  китапларын бастыру тарихы турында сөйләде. Балалар шулай ук шагыйрәнең балачагы, уку еллары, укытучы эшчәнлеге турында да белделәр.

Автор шигырьләрен укыды. Аларда - якыннарга, туган җиргә  дан җырлана. Җирле шагыйрәне  хәрби тема да борчый, аның шигырьләрендә Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәлак булган солдатлар батырлыгы сүрәтләнә.

 Үз әсәрләрендә автор укучыга җирдә тынычлык саклауның мөһимлеген җиткерергә тели. Надежда Семеновна белән бергә балалар Ватан, намус, патриотизм, мәхәббәт, дәрәҗә кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар.

-Надежда Семеновна иҗаты белән очрашу балаларны тормышның мәгънәсе, үз эшләренең һәм карарларының дөреслеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Шагыйрә белән  аралашу  беркемне дә битараф калдырмады, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Чара видео-презентация белән үрелеп барды, - ди баш китапханәче Лилия Исмәгыйлева.

Фотолар үзәк китапханәдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев