Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә өйрәнү эвакуациясе үтте

Утны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк икәнен һәркем аңлый. Шул ук вакытта янгын вакытында эвакуация тәртипләрен дә һәрчак белеп тору кирәк.

Шул максаттан 11 октябрьдә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева үзәк китапханәдә янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде. Шәһәр һәм авыл китапханәчеләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Хезмәткәрләр белән инструктаж берничә — теоретик һәм практик этапта узды.

Бинада шартлы янгын чыгу сәбәпле, эвакуация турында хәбәр ителде. Китапханәдә булган барлык кешеләр, хезмәткәрләр тиз арада урамга чыгып бастылар.

«Янгын чыккан очракта кешеләрне бинадан ашыгыч рәвештә эвакуацияләү мөһим. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле. Эвакуация — янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Үткәрелгән эвакуация буенча шундый нәтиҗә ясарга була: үзәк китапханәдә куелган бурычны төгәл үтәделәр», — ди Лилия Писарева.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев