Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә кычкырып уку көне узды

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең 4нче мәктәбенең V А сыйныфында кычкырып уку сәгате уздырды.

Бөтендөнья кычкырып уку көне март аеның беренче чәршәмбесендә уздырыла. Ул һәр елны “Уку – алга таба хәрәкәт” шигаре астында уза. Бу көнне өлкәннәр һәм балалар, кычкырып уку һәм бер-берсенә кызыклы тарихлар сөйләр өчен, бергә җыелалар.
Балалар рус һәм чит ил әдәбиятын кычкырып укыды. V сыйныф укучысы Яна Усманова Чарскаяның “Кечкенә гимназист язмалары” әсәренең эчтәлеге белән таныштырды. Чарадан соң укучылар “Пантомима”, “Алкышлар” уеннарында катнашты, әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Бу - чын уку бәйрәме булды. Чөнки кычкырып уку сүз байлыгын үстерә, хәтерне ныгыта.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев