Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Гаилә” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә, шәһәрдәге ишегалды лагере балалары өчен “Гаилә - ул без бергә дигән сүз” әдәби-уен программасы узды.

Чарага килүчеләр Россиядә 2008 елдан бирле ел саен изге Петр һәм Февронияне искә алу көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнең тарихы турында белделәр.

Программада бәйрәм тематикасына багышланган Россия һәм дөньякүләм  мәдәният-сәнгать әсәрләреннән өзекләр яңгырады, балалар шулай ук гаилә традицияләре белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Мәхәббәт һәм тугрылык символлары буларак ассоциацияләнгән аерылгысыз атаклы әдәби геройлар парларын белү өчен “Бергә мәңгегә” викторинасы үткәрелде. Чара барышында  танылган шагыйрьләр Андрей Дементьев, Агния Барто һ.б. ның гаилә, аналар, балачак турындагы шигырьләре яңгырады. Махсус оештырылган китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде.

фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев