Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә гаилә көненә багышлап кичә уздырдылар

Кичә Зәй үзәк китапханәсендә халыкара гаилә көненә багышланган “Минем гаилә” әдәби кичәсе узды.

Кичәгә "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр чакырылган иде.
Кеше тормышында гаилә зур урын алып тора. Балалар өчен гаилә ул – әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, сеңел-энеләр дигән сүз. Гаилә кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү балачактан ук кирәк. Балалар әти-әниләренә ярдәм итү темасына багышланган бәйгеләрдә катнаштылар, “Шалкан”, “Кызык туп” уеннарында командада эшләргә өйрәнделәр, ребуслар, гаилә темасына табышмаклар һәм башка күп нәрсәләр чиштеләр.
Бәйрәм атмосферасы күңелле музыка, рәсемнәр белән үрелеп барды.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев