Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсендә Балалар китап атналыгы уңаеннан маҗаралы чара узды

7 апрельдә Зәйнең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен Балалар китабы атналыгына багышланган чара үткәрделәр.

Уку залы балаларның пышылдап китап битләре актаруы һәм шатлыклы авазлары белән тулды.

Укучылар китап атналыгының тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр. 

“Балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмый шул. Чарада балаларны кызыклы маҗаралар да көтте. Китап битләреннән төшкәндәй, балалар каршына төлке Алиса белән мәче Базилио килеп чыкты. Алар хәйләләп тормыйча гына, күңелле уен тәкъдим иттеләр: табышмаклар әйттеләр, тапкырлыкларын тикшерделәр”, - ди китапханәче Алсу Шаһабиева. 

Легендар персонажлар балаларның әкият дөньясын белүләрен дә тикшерделәр, төлке Алиса һәм мәче Базилио әкиятләрдән әйберләр алып килгән иде, алар буенча балалар китап һәм персонажларның исемнәрен белергә тиеш булдылар.

“Балалар биремнәрне бик теләп үтәделәр һәм китап атналыгы барыбызга да китапның беренче биттән башланып, безнең белән мәңгегә кала торган тылсым булуын тагын бер кат искә төшерде”, - ди Алсу Шаһабиева.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев