Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк китапханәсе сукырлар клубы әгъзаларын бәйрәм белән котлады

Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мәхәббәт, яз һәм матурлык” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Бәйрәм чарасында “Надежда” клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары катнашты.

Яз ае – хатын-кызлар матурлыгы символы булып санала. Чөнки бу айда гүзәл затларыбыз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Китапханәгә чакырылган хатын-кызлар өчен котлау сүзләре яңгырады. Аларга багышлап җырлар башкарылды, танылган шагыйрьләр иҗат иткән мәхәббәт турындагы шигырьләр яңгырады.

-Кунаклар бик теләп төрле бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаштылар. Бәйрәм тамашасы чәй өстәле артында дәвам итте,- ди китапханәче Галина Лаврентьева.
Бәйрәм ахырында кунаклар өчен фотосессия оештырылды.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев