Зәй үзәк дәваханәсендә өйрәнү эвакуациясе үткәрделәр
Утны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк икәнен һәркем аңлый. Шул ук вакытта янгын вакытында эвакуация тәртипләрен дә һәрчак белеп тору кирәк. Шул максаттан район янгын сүндерүчеләре район үзәк дәваханәсенең гинекология бүлегендә янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде.

Бинада шартлы янгын чыгу сәбәпле, бүлектә эвакуация турында искәрттеләр. Бүлектә булган барлык кешеләр, хезмәткәрләр тиз арада урамга чыгып бастылар.
«Янгын чыккан очракта кешеләрне бинадан ашыгыч рәвештә эвакуацияләү мөһим. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле. Эвакуация — янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Үткәрелгән эвакуация буенча шундый нәтиҗә ясарга була: район үзәк дәваханәсенең гинекология бүлегендә куелган бурычны төгәл үтәделәр», — ди Лилия Писарева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев