Зәй үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы СПИДны профилактикалау буенча киңәшләр бирде
Бүген, 1 декабрь бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көнен билгеләп үтелә.
Быел ул “Кыенлыкларны җиңү, СПИДка каршы чараларны активлаштыру” темасы астында үтә. Әлеге көн үз сәламәтлегең турында уйланырга кирәклеген искәртүче булып тора.
“Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция йоктыручыларны дәвалау мөмкинлеге зур. Бары тик чиреңне яшереп йөрмичә, үз вакытында табибларга күренергә, тикшеренергә кирәк. Вакытында диагноз куелган һәм дәваланган очракта, ВИЧ белән яшәүче кешеләр тулы кыйммәтле тормыш алып барырга мөмкин”, – ди табиб-эпидемиолог Резедә Абзалова.
Шәһәр һәм районында диспансер исәбендә бүгенге көндә 116 кеше тора. ВИЧ диагнозы белән яшәүчеләр 20-30 яшьлекләрдә – 8 кеше, 30-50 яшьлекләрдә – 73 кеше, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 35 кеше. Бу саннар актив, хезмәткә сәләтле яшьтәгеләрнең вируска иң күп бәйләнгәнлеген күрсәтә. Шул ук вакытта, эпидемиянең «картаю» тенденциясе дә билгеләнә – пациентларның өчтән бер өлешеннән күбрәге 50 яшьтән өлкәннәр, ди табиб.
Агымдагы ел башыннан безнең районда ВИЧ-инфекциянең 4 яңа очрагы теркәлгән. Бу авыру йоктыру куркынычы булуын һәм саклык чараларына игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Инфекция йоктыруда узган еллардагы кебек үк, җенси юл белән тапшыру өстенлек итә икән.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев