Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй үзәк балалар китапханәсе “Китап атналыгы” чараларында актив катнашырга чакыра

Балалар китабы атналыгы традицион рәвештә бөтен Россия буенча мартның соңгы атнасында – язгы мәктәп каникуллары көннәрендә уза.

Балалар китабы бәйрәме балалар язучысы Лев Кассиль инициативасы белән 1943 елның 26 мартында Мәскәүдә уздырыла.  Мәктәп укучыларын союзлар йортының колонналар залына чакыралар, анда алар язучыларның чыгышларын тыңлыйлар, аларның кайберләре әле фронттан гына кайткан була. Бәйрәмнең исемен Лев Кассиль уйлап тапкан. Балалар китабы атналыгы – быел балалар әдәбиятында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе, ул үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Ләкин елдан-ел ул картаймый, бары тик яңа китаплар, балалар өчен  язучы яшь әдипләрнең яңа исемнәре белән бергә яшәрә генә бара. Халыкара балалар китабы көне 2 апрельдә  Дания язучысы Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә.

-Шәһәребезнең үзәк балалар китапханәсенә  “Китап атналыгы”  чараларында  актив катнашырга чакырабыз.  27-31 мартта китапханәдә конкурс-уен программалары, викториналар,  курчак тамашалары, яңа  кайткан китаплар белән очрашулар үткәреләчәк. Ә типография буявы исе аңкып торган, яңа гына табадан төшкән, матур иллюстрацияләре белән игътибарны  үзенә җәлеп итә торган яңа китап, бала өчен чын бәйрәм инде ул, - ди үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.

Фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев