Зәй үсешенә зур өлеш керткән шәхес
Бүген — 25 ноябрьдә Миргалим Әхмәт улы Нагаевка 90 яшь тула.
Бүген — 25 ноябрьдә 1977-1984 елларда Зәйдә КПССның район һәм шәһәр комитеты беренче секретаре булып хезмәт куйган Миргалим Әхмәт улы Нагаевка 90 яшь тула. Шул уңайдан бүген Казанда зур чара үткәрелә, анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Миргалим Әхмәт улы Башкортстанның Бәләбәй районы Суккул авылында туган. Казахстан дәүләт университетында, Казан дәүләт финанс- икътисад институтында югары белем алган. Икътисад фәннәре кандидаты. Иң башта Алма-Атада хезмәт юлын башлый. 1962 елдан ул ТАССРда төрле җитәкче урыннарда эшли. Зәйнең өлкән буын кешеләре аның беренче секретарь вазифасында хезмәт куйган чорларын сагынып искә алалар.
Миргалим Нагаев 1972-77 елларда Чаллы шәһәр комитетында икенче секретарь булып эшли. Ә соңрак ул тәҗрибәле, үткен карашлы партия җитәкчесе буларак Зәйдә КПССның район комитетын һәм шәһәр комитетын җитәкли. Аның 7 ел гомере Зәй районы белән бәйле. Ул районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда — 1978 елның 5 апрелендә Яңа Зәй эшчеләр поселогы Зәй шәһәре дип үзгәртелә. Күпкатлы йортлар төзелә башлый, музыка мәктәбе, санитар-эпидемиология станциясе, автотранспорт предприятиесе, машина төзүчеләр техникумы һ.б. барлыкка килә.
Хезмәт ветераны күп кенә дәүләт бүләкләренә ия, шулар арасыннан Хезмәт Кызыл Йолдыз ордены, «Мактау билгесе», Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале иң олылары. Аның хезмәт биографиясе «Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» китабына кертелгән.
Бүгенге көндә Миргалим Әхмәт улы Нагаев Казанда яши. Район башлыгы Разиф Кәримов аны олы юбилее белән телефон аша кайнар тәбрикләде һәм «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенең "Мактау билгесе«н юллады. Әлеге бүләкне Петр Уразайкин тантаналы чарада тапшырды. Моннан тыш юбилярга Зәй районы муниципаль Советы башлангычы белән «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале дә бирелде.
Фотолар туган як тарихын өйрәнү музееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев