Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй урманнарына да ефәк күбәләге куркынычы яный

Моның шулай икәнлеген без Сарсаз-Баграж белән Югары Мәлем арасындагы урманда үзебез күреп кайттык.

Быел җәй республиканың күп кенә урман участоклары ефәк күбәләге кебек зарарлы бөҗәккә дучар булган. Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйданда урманнар ефәк күбәләгеннән зыян күргән.

Ефәк күбәләге — агачлар, урманнар өчен зур куркыныч чыганагы. Корткычлар бик тиз арада агач яфракларын кимереп, ашап бетерергә сәләтле. Шулай ук алар бөҗәкләр арасында төрле авырулар таратучы булып санала.

«Эссе һава торышы аркасында Түбән Кама районы территориясендә әлегә чыганаклар зур түгел. Әмма Зәй һәм Әлмәт районнары территориясендә чыганаклар зур, 10 мең гектардан артык мәйданда урманнар зыян күргән. Түбән Кама районында — 200-300 гектарда», — дип аңлатма биргән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Түбән Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.

Бөҗәкләр Түбән Камадан ерак түгел «Бигеш» аэропорты янындагы имәннәрдән торган урман полосасында да ачыкланган. Сарсаз-Баграж белән Югары Мәлем арасындагы урман да үтә күренмәле кебек калган.

Корткычларга каршы көрәш чаралары кабул ителгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев