Зәй урамнарыннан кар чыгару дәвам итә
Быелгы кышта күпләп яуган кар юл хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен җиң сызганып эшләргә мәҗбүр итте.
“Благострой” ҖЧШ 2024 ел башыннан бүгенге көнгә – 31 гыйнварга кадәр шәһәрдән “КамАЗ” машиналарында 2254 рейс кар чыгарган.
- Шәһәрне кардан чистартуда һәм кар чыгаруда бернинди тоткарлыклар да юк. Коллектив тотрыклы эшли. 25 берәмлек техника тәүлек әйләнәсе кар чистарту, җыю, чыгару белән мәшгуль. Быел кар күп, берничә көн эчендә айлык норма яуган очраклар да бар. Агымдагы елда без ике трактор алдык. Өстәмә техника булу эшне күпкә җиңеләйтә, - ди “Благострой” ҖЧШ директоры Максим Сабанов.
Урамнарны кардан чистарту көндезге вакытта да дәвам итсә дә, кар чыгару буенча төп эш, шәһәр халкына автомобильләрдә йөрүгә комачауламас өчен, төнлә башкарыла.
-Эш өч сменада оештырылган. Бүген генә дә менә көндезге сәгать 10га базар каршыннан 20 рейс кар чыгарылды. Әле эш дәвам итә. Кар чистартучы техниклаарга юл буйларында калдырылган машиналар арасыннан авырлык белән үтәргә туры килә, бу күп вакытны ала һәм эш сыйфатын киметә. Барлык машина йөртүчеләрдән транспортларын юлда калдырмаска һәм мөмкин булганча кар җыю техникасы эшли торган участокларны әйләнеп үтүне сорыйбыз, - ширкәт мастеры Роман Миронов.
Зөфәр Вәлиуллин “Благострой” ширкәтендә 5 ел хезмәт куя. Бүген әле аның 55 яшьлек юбилее да. Юбилеен ул яртакан хезмәтендә – погрузчигы руле артында шәһәрне кардан чистартып каршылый. Зөфәр абый Түбән Каманың Кызыл Чапчак авылыннан Зәйгә килеп эшли.
-Башта эшкә килгәнче иртүк торып малларны карыйм. Быел кар мул ява. Аллаһ Тәгалә биргәч инде нишлисең - сөенергә генә кала. Шәһәрне булдыра алган кадәр кардан чистартырга тырышабыз. 9-11 сәгать эшләгән көннәр дә була, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев