Зәй урамнарын петуния, бәрхет гөл, сальвиялар бизәячәк
Шәһәрне яшелләндерү предприятиесы хезмәткәрләре Зәй урамнарына чәчәкләр утырта башлады.
Яшелләндерүчеләр 70 мең төп чәчәк утыртырга планлаштыралар. Алдагы еллардагы кебек урамнарны, юл буйларын петуния, бәрхет гөл, сальвия, цинерарияләр бизәячәк. Алар ак, алсу, шәмәхә, сары һәм кызыл төсләрдә булачак. Үсентеләрне Түбән Кама шәһәреннән алып кайтканнар. Яшелләндерүчеләр инде Төзүчеләр урамнарындагы клумба, газоннарны бизәргә өлгергәннәр. Әйтергә кирәк, клумбаларны көздән үк әзерләп, андагы туфракны алмаштырып әзерләп куйган булганнар. Шулай ук Җиңү проспекты һәм Ефимов урамы буйлап савытларга чәчәкләр утыртырга ниятлиләр.
Шәһәрне яшелләндерү предприятиесы җитәкчесе Фәнзүр Хәсәншин белдерүенчә, хәзер зәйлеләргә булган матурлыкны саклыйсы гына кала. Сер түгел, клумбалардан чәчәкләрне урлау очраклары да бар икән. Яшелләндерү эшләре һәрдаим бара, чәчәкләр утыртудан тыш белгечләр үлән чабу, җыештыру, чүп чыгару белән дә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев