Зәй урамнарын корыган агач ботакларыннан чистарталар
Бу көннәрдә «Горзеленхоз» ҖЧШ шәһәр урамнарында корыган агач ботакларын кисә.
Бу, беренчедән, санитар чистарту булса, икенчедән, эстетик яктан эшләнә, куркынычсызлык кагыйдәләре дә үтәлә.
-Бу эш кыштан соң ботакларның үсүенә дөрес юнәлеш һәм форма бирү өчен кирәк. Көзен корыган, авыру яки сынык ботакларны күрү җиңел, алар кышын инфекция һәм корткычлар чыганагы да булырга мөмкин. Артык ботакларны алу агачка йөкләнешне киметә һәм аңа кышкы салкыннарны яхшырак кичерергә ярдәм итә, — ди «Горзеленхоз» ҖЧШ җитәкчесе Фәнзур Хәсәншин.
Иске Зәйдә һәм шәһәрнең Казан, Баныкин, Островский урамнарында агачлар ботакларын кисү эшләре төгәлләнгән инде.
Шулай ук яшелләндерүчеләр Баныкин урамында булачак психологик-педагогик үзәк янәшәсендәге территорияне төзекләндерәләр. Бирегә ун чыршы утыртканнар.
Фотолар «Горзеленхоз» ҖЧШеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев