Зәй умартачылары яңа уңыштан бал тәкъдим итә
Умартачылар сатуга бу сезонның беренче балын чыгара башладылар. Базарларда, сәүдә киштәләрендә 2025 ел уңышы пәйда булды.
Умартачылар әйтүенчә, быел бал яхшы булыр дип көтелә. Чөнки һава торышы яхшы булды, бал кортлары ныгытып хезмәт куйдылар.
Өч литрлы банкага бәяләр 2 мең сум тирәсе. Хәзер сатуда төрле чәчәкләрдән, юкәдән бал табарга була.
Әле яңа бал татып карарга өлгермәсәгез, ашыгыгыз,
яңа бал. чәй, камыр ризыклары пешерү яки иммунитетны ныгыту өчен менә дигән продукт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев