Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
28-29 мартта Казанда «Туган тел» Бөтенроссия туган телләр укытучылары һәм якшәмбе мәктәпләре конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурс "2023-2030 елларга ТР дәүләт телләрен һәм республикада башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Татарстан муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка субъектларыннан педагоглар "Мастер-класс", "Дәрестән тыш эшчәнлек проекты" һәм "Түгәрәк өстәл" бәйгеләрендә катнашты. Зәй районын Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Карманова тәкъдим итте, ул "Игелек бүләк итәргә" номинациясендә җиңүче булды.
Фото татар гимназиясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев