Зәй укытучылары Казанда республика күләм тантанада катнаша
Бүген Казанның «Корстон» мәдәни-эшлекле үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үтә. Анда Зәйдән дә иң уңышлы педагоглардан торган делегация катнаша.
Делегация составында Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры Марат Мөхәмәтханов, Бухарай мәктәбе директоры Руслан
Николаев, татар гимназиясенең узган уку елында укучылары БДИда 100 балл җыюга ирешкән педагоглары Наталия
Ильина, Динара
Шәйдуллина, "Уймак кыз" балалар бакчасы тәрбиячесе ("Ел тәрбиячесе" бәйгесендә уңышка ирешкән) Ләйсән
Зыятдинова бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев