Зәй укытучылары «Ел остазы» булып танылды
«Беренчеләр хәрәкәте«нең «Алга! Киттек!» республика форумында Зәйнең 1нче һәм 5нче мәктәпләре педагоглары Әлфия Кондрабаева һәм Ирина Эсауленко «Ел остазы» номинациясендә җиңү яуладылар.
20 апрельдә Әлмәт шәһәрендә «Беренчеләр хәрәкәте» нең «Алга! Киттек!» республика форумы узды. Анда зәйлеләр дә катнашты.
Форумда мастер-класслар, очрашулар оештырылды, "Ачык микрофон«да барлык районнар үзләренең иң яхшы практикаларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук иң яхшыларны бүләкләү тантанасы да узды. Зәйнең 1нче һәм 5нче мәктәпләре педагоглары Әлфия Кондрабаева һәм Ирина Эсауленко «Ел остазы» номинациясендә җиңү яуладылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу номинациягә гаризаны аларның остазлары иң яхшысы дип ышанган балалар гына бирә алган. Җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов тапшырды.
«Чара масштаблы һәм грандиоз булды. Форумнан тагын да тәҗрибә туплап, якты тәэсирләр белән кайттык», — ди укытучылар.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев