Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укытучылары агач утыртырга чыкты

Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының 2нче чиратында укытучылар каен агачлары утыртты.

2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, әлеге “Без укытучылар аллеясе утыртабыз” акциясе кысаларында утыртылган аллея “Педагоглар аллеясе” дип йөртеләчәк. Агач утыртуда шәһәр мәктәпләреннән 200 гә якын укытучы һәм укучылар катнашты. Аллеягә беренче каен агачын район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев утыртты.

-Быел педагоглар һәм остазлар елы кысаларында, без акция оештырырга булдык. Без барыбыз да мәктәптә укыдык. Һәрберебезнең беренче һәм яраткан укытучысы бар. Без аларны һәрвакыт якты хисләр белән искә алабыз. Бүген дә биредә укытучылар үзләренең укучылары белән агач утыртачак. Дистә еллардан соң, укытучылар һәм укучылар бу аллеяне килеп күрәчәк. Укучылар үзләренең укытучыларын искә алачак. Әлбәттә, агачларны утырту белән эш бетми. Без аларны үсеп киткәнче тәрбияләп тә торачакбыз, - ди Эрнст Сәфәргалиев.

Агач утырту акциясенә балалар бакчалары педагоглары да кушылган. Алар арасында “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина да бар.

-Безнең балалар бакчасы бу акциягә бик теләп кушылды. Киләчәктә менә дигән педагоглар аллеясе булачак бу. Без шәһәрдә үз йортыбыз белән яшибез. Мин утырткан агачлар санын төгәл генә әйтә дә алмыйм инде. Безнең бакчада гына да ике дистәдән артык җимеш агачлары үсә. Аларны гаилә белән бергә утырттык. Мин бу яшемә кадәр йөзгә якын агач утыртканмындыр инде, - ди Ләйлә Наилевна.

Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендәге “Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова һәр агачны утырту технологиясен саклап утырта.

-Бик матур каен үсентеләре алып килгәннәр. Үсентеләрнең үз балчыкларын коярга кирәкми. Алар тирән утыртылырга тиеш түгел. Балчыклы өлеше җир белән тигез булырга тиеш. Мин үз гомеремдә бик күп агач утырттым. Мирный бистәсе биләмәсенә утырткан агачларның санын да төгәл генә әйтә алмыйм. Бик күп инде. Иң мөһиме агачларыбыз яңа җирдә тамыр җибәрсеннәр, гөрләп үссеннәр иде. Әле лаеклы ялга чыккач, үзебез утырткан аллея дип оныкларыбызга да күрсәтергә насыйп булсын, - ди Нина Кузнецова.

Бүгенге изге эшкә яшьләр идарәсенең “Легенды 17” педагогик отряды да кушылган. Отрядның әйдаманы Андрей Шестиперов үзенең дуслары белән башта флешмоб күрсәтте. Акциядә катнашучыларның күңелләрен күтәрделәр.

-Без бүген бирегә “Легенды 17” педотряды белән килдек. Без бит булачак педагоглар. Әлеге “Педагоглар аллеясе” исемен йөртәчәк аллеядә безнең өлеш тә керергә тиеш, - ди Андрей.

Әйе, аллеягә утыртылган каен агачлары тамыр җәеп, гөрләп үсәрләр. Зәй тарихында тагын бер истәлекле вакыйга булды – “Педагоглар аллеясе” барлыкка килде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев