Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучысы студент отрядларының проект мәктәбендә җиңү яулады

15-17 мартта Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәгендә «Идеягә — акча» проектының республика мәктәбе узды. Әлеге чара студент отрядларыннан 50 яшь кешене берләштерде.

Мәктәп кысаларында «Росмолодежь. Гранты» экспертлары танып белү лекцияләре һәм практик биремнәр уздырды. Уку барышында катнашучыларның бурычы үз проектларын язу һәм аларны экспертлар алдында яклау иде.

Зәйнең татар гимназиясенең IX сыйныф укучысы, «Легенды 17» педагогик отряды әгъзасы Камилла Фәйрүзованың «Фиджитал турнир среди СО ПФО» проекты җиңү яулады. Камиллага, җиңүче буларак, 5 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Шулай ук укуларда Зәй студентлар отрядлары штабын командир Аделия Борһанова, Зәй политехник көллияте студентлары Ксения Кузнецова, Виктория Романова һәм Ксения Данилова тәкъдим итте. Алар «Һөнәри юнәлеш бирү программасы» кебек темаларга проектлар әзерләделәр.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев