Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучысы Мария Устимкина физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Түбән Новгород өлкәсендә үткән физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Зәй кызы Мария Устимкина җиңүче булды.

Моңа кадәр Мария инде ике мәртәбә физкультура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңү яулаган иде. Хәзер ул өченче мәртәбе җиңүче булып танылды.

4нче мәктәп укучысы Мария Устимкина узган ел районда спорт буенча иң яхшы укучы исеменә лаек булды.
Җиңел атлетика беренче карашка җиңел спорт төре кебек тоела. Бу, әлбәттә, беренче карашка гына шулай. Җиңел атлетика – Олимпия спортында төп һәм иң популяр спорт төрләренең берсе. Бу төр спортта уңышларга ирешү җиңел түгел.

- Мин көн саен 1,5-2 сәгать күнегүләр ясыйм, ә ярышлар сезонында көненә ике тапкыр шөгыльләнергә туры килә. Моннан тыш, диетага игътибар бирергә кирәк. Җиңел атлетларның туклануы махсуслашкан дистанция озынлыгына бәйле, - ди Мария.

Кыз спортта иң катлаулысы көндәлек авыр физик күнегүләр түгел, ә ярышларга даими йөрү, туганнарың һәм якыннарың белән аерылып тору, ди. Әмма әти-әниеңне, якыннарыңны җиңү белән сөендерү - иң күңеллесе.

Устимкиннар гаиләсендә спорт һәрвакыт беренче урында. Мариянең әтисе элек футбол, чаңгы һәм җиңел атлетика белән мавыккан, ә абыйлары Зәйнең “Яшьлек” командасы составында хоккей уйный.

Җиңел атлетика белән Мария тренер Валерий Лисов кул астында “Барс” спорт мәктәбендә 12 яшендә шөгыльләнә башлый. Моңа кадәр 10 ел дәвамында ул фигуралы шуу белән мавыга, ләкин җиңел атлетикада зур уңышларга ирешеп була дип, тимераякларны кроссовкаларга алыштыра. Юкка гына түгел бит. Иң зур җиңүне нәкъ менә җиңел атлетикада Идел буе федераль округы беренчелегендә яулый. Ул вакытта Мария «Спорт мастерына кандидат» исеменә лаек була.
Мария – 4нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы. Аның хыялы – табибә булу. Ул медицина институтының стоматология факультетына укырга керергә җыена.

-Спортны да ташларга җыенмыйм. Укырга керә алсам, институт данын яклап чыгышлар ясаячакмын, - ди ул.

Бүгенге көндә ул Кисловодск шәһәрендә ике атналык җыеннарда катнаша. Тиздән Татарстан һәм Россия күләмендә узачак җиңел атлетика буенча беренчелектә чыгыш ясарга җыена.

Түбән Новгород өлкәсендә үткән физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Зәйдән дүрт укучы катнашып, Мария Устимкина – җиңүче, 7нче мәктәп укучысы Алия Нуриева призер булып танылды. Кызларны җиңүләре белән котлап, Зәй данын еракларга ирештерүләре белән горурланабыз һәм алга таба да аларга уңышлар телибез.

Фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев