Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучыларына патриотик дәрес үткәрелде

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә атап «Хәтер һәм кайгы көне» акциясе үткәрелде.

«Хәтер шәме уты сүнми» дип аталган чарада 5нче мәктәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты.

Чара барышында алып баручы балаларга 22 июнь көненең илебез өчен Хәтер һәм кайгы көне булуын искәртеп, әби-бабаларыбызның дошманга каршы аяусыз көрәш алып баруы турында сөйләде. Аннан соң балалар Левитанның илебез чигенә фашист илбасарлары бәреп керүе турындагы хәбәре яздырылган видеороликны карадылар. Сугыш чорына багышлап язылган әдәби әсәрләрдән өзекләр белән таныштылар. Ил иминлеге өчен башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу чын мәгънәсендә патриотик дәрес булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев