Зәй укучыларын «Минем Россия» рәсем конкурсында катнашырга чакыралар
Быелгы бәйгедә “Бәхетле кешеләр” темасына эшләр кабул ителә.
Конкурсантлар кеше, гаилә, җәмгыять һәм Ватан өчен бәхет төшенчәсен үзләренең иҗади карашлары һәм сәнгатьчә чаралар аша чагылдырырга тиеш. Бәхет – ул һәркем өчен шәхси һәм катлаулы төшенчә, аңа төгәл билгеләмә бирү мөмкин түгел. Эшләрендә балалар үз хисләренә, эмоцияләренә, тормыш тәҗрибәләренә, кичерешләренә, хыялларына таянып, мөгаен, иң мөһим сорауга җавап таба алыр, дип аңлата конкурсны оештыручылар.
Шулай ук эшкә аңлатма өстәргә тәкъдим ителә, чөнки бәяләнгәндә бары тик сәнгать дәрәҗәсе генә түгел, ә сюжетны сайлау, аның оригинальлеге һәм эшкәртелүе дә исәпкә алыначак.
Конкурс гомуми белем бирү учреждениеләре һәм сәнгать мәктәпләренең 6-17 яшьлек укучылары арасында уздырыла.
Конкурс эшләрен my-russia.org сайтында 15 февральгә кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта 2 майда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев