Зәй укучылары тыл хезмәтчәненә булышлык итте
Зәйнең 5нче мәктәбе укучылары кыш дәвамында Мирный бистәсендә ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә ишегалдын кардан арындыруда, хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр.
Бу көннәрдә алар тыл хезмәтчәне Мәрфуга апа Ибнеева йортына барып, өлкән кешегә булышлык иттеләр. Укучылар дәресләрдән соң җыелып, көрәкләр алып педагоглар Алсу Зарипова һәм Наилә Ентальцева җитәкчелегендә өлкән кешегә килделәр. Тиз арада зур кар көртләреннән ишегаллары, капка төпләре чистарып калды.
Мәрфуга Шәвәли кызы Ибнеева Мирный бистәсенең иң өлкән кешеләренең берсе, аңа бу көннәрдә 99 яшь тула. Балаларның үзенә шефлык ярдәме күрсәтүеннән ул бик канәгать калды, һәрберсен аркаларыннан сөеп рәхмәтен белдерде.
фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев