Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары таш мамык ясаучылар белән очраштылар

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Зәй – Татарстанда таш мамык Ватаны” дип исемләнгән профориентация чарасы үтте.

Анда шәһәрнең 3нче мәктәбе VII А сыйныфы укучылары “Техно” заводы вәкилләре – баш технолог Олег Алексанин һәм җитештерү ситемасын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Цыс белән очраштылар.

Кунаклар укучыларга үзләренең бу һөнәргә ничек  килүләре, белгечлек үзләштерүләре, һөнәр үзенчәлекләре, предприятиедә эшләү юнәлешләре һәм хезмәт өстенлекләре турында сөйләделәр. Безнең төбәктә әлеге профильдәге инженер белгечлекләренә ихтыяҗ зур булуга аерым игътибар бирелде. 

Укучылар продукциянең төп үзенчәлекләре, характеристикалары һәм кулланылышы белән генә түгел, ә кулланылган материалларны эшкәртү технологияләре белән дә таныштылар. Алар бу материалларның яңа эшләнмәләр ясаганда ничек кулланылуын белделәр.

Олег Юрьевич һәм Дмитрий Владимирович чыгышлары «Техно» заводы  турында видео презентация белән үрелеп барды. Очрашу дустанә һәм ачык шартларда узды, балалар эшкә урнашу мөмкинлекләре, хезмәт хакы күләме һәм хезмәт шартлары турында актив сораулар бирделәр.  Мондый аралашу укучылар өчен кызыклы гына түгел, ә файдалы да: балалар төрле һөнәрләр турында күп яңалыклар белә, теге яки бу бу өлкәдә уңышка ирешкән кешеләр белән сөйләшә ала.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев