Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары очучы Айдар Гыйләҗев белән очраштылар

28 февральдә Зәй үзәк китапханәсендә 4нче мәктәпнең VII-VIII сыйныф укучылары өчен «Яшьтәш» һөнәри юнәлеш бирүче клубы кысаларында истребитель авиациясе очучысы Айдар Гыйләҗев белән очрашу узды.

«Чара барышында укучылар илебезнең авиация тарихы, очучылар составын әзерләү системасы, очу аппаратларының төрләре һәм аларның төп функцияләре белән таныштылар. Шулай ук хәрби очучыларның көндәлек хезмәтләре, нинди уку йортларында очучы белгечлеге алырга мөмкин булуы, булачак пилотларга уку вакытында нинди таләпләр куелуы турында да сөйләдек», — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.

Айдар Гакыйфович — I класслы очучы-истребитель һәм II класслы очучы-инструктор, дәүләт бүләкләре — төрле медальләр һәм билгеләренә лаек булган. Очрашуда ул самолет белән идарә итү өчен төпле белемгә, нык сәламәтлеккә, тиз реакциягә ия булу, топографик карталарны һәм электрониканы аңлау кирәк, дип ассызыклады.

Укучыларга теманы тирәнрәк аңлату өчен төрле самолет модельләре күрсәтелде. Алар очучының шлемын һәм маскасын да киеп карадылар. «Чара ахырында пилот кабинасыннан төшерелгән хәрби истребительнең очышын күрсәтүче фильм күрсәтелде, ә егетләр батыр, акыллы һәм көчле рухлы кешеләр генә чын очучылар була алуын аңлады. Очрашуда бирелгән мәгълүмат балаларга һөнәрләрнең катлаулы дөньясын аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — ди Лилия Исмәгыйлевна.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев