Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучылары өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды

Язгы каникулларда Зәй укучылары өчен 88нче янгын сүндерү частена экскурсия оештырылды.

Инспекторлар янгын сүндерү часте буйлап экскурсия үткәрде, укучылар диспетчер утыра торган бүлмәдә булып, аның шалтыратуларны ничек кабул итүе, аны тиешле хезмәтләргә ничек җиткерүе турында белделәр. Шулай ук ялган чакырулар турында да сөйләшү булды.

-Мондый шаярулар бик аяныч бетәргә, кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ялган чакыру җиткерүчеләргә җәза кырыс. Әгәр шул вакытта кайдадыр янгын булса, коткаручылар анда кирәк чакта барып җитмәскә һәм зыян күбрәк булырга да мөмкин бит, — дип аңлатты инспектор Лилия Писарева укучыларга.

Лилия Писарева балалар белән көнкүрештә, урамда, мәктәптә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште, янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне чакыру телефоннары номерларын (01, 101,112), шулай ук телефон аша нәрсә әйтергә кирәклеген (исем-фамилияңне, нәрсә януын, янгын чыккан урынның адресын) аңлатты. Укучылар бинадан эвакуацияләү кагыйдәләрен һәм беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга икәнен белделәр.

Янгын сүндерүчеләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып янгын сүндерү техникасын һәм янгын сүндерүче киемнәрен киеп карадылар. Чара ахырында янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратылды.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев