Зәй укучылары “Нәфис сүз” бәйгесендә сыналды
26 сентябрьдә Зәйнең 6нчы мәктәбендә “Нәфис сүз остасы” (Художественное слово) бәйгесе узды. Анда укучыларның тел байлыгы, сәнгатьле уку осталыгына игътибар бирелде. Җирле шагыйрәләр Роза Хәйретдинова, Фәния Әгъзамова һәр катнашучыны тыңлап бәя бирде. Жюрига барлыгы унсигез номер тәкъдим ителде.
Конкурс йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. 1-4 сыйныф укучылары арасында Замира Таймасова җиңүче яулады. Ә Милена Миңнебаева, Язилә Хәйруллина призерлар булдылар. 5-6 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр – Аделя Сөләйманова, Тимур Илдарханов. Призерлар – Самина Мөстәкыймова, Халидә Сәхәбиева. 7-11 сыйныф укучылары арасында Диләрә Хафизова җиңү яулады, Данияр Камалов, Луиза Биканова призерлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев