Зәй укучылары – математикадан фән олимпиадасы призерлары
13-15 гыйнварда мәктәп укучылары арасында, «Олимпка юл» республика фән олимпиадаларының математика буенча йомгаклау туры үтте.
Анда бәйгенең муниципаль турында җиңү яулаган Зәй районы укучылары да катнашты. Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Виталий Бочкарев, 6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Булат Сабиров, 3нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Миләүшә Мөхәммәтдинова, 2нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Ариана Федорова призерлар булдылар.
Укучыларны фән олимпиадасына шәһәрнең кече фәннәр академиясе педагогы Лилия Шәяхмәтова, Ирина Архипова (4нче мәктәп), Алсу Деева (6нчы мәктәп), Татьяна Оборина (3нче мәктәп), Наталья Новикова (2нче мәктәп) әзерләделәр.
фото мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев