Зәй укучылары математика буенча фән бәйгеләрендә уңышларга ирешә
13 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә «Абака» дип исемләнгән төбәкара математика уены үтте.
Анда Зәйдән мәктәп укучыларының кече академиясендә педагог Лилия Шәяхмәтова кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты. Алар ике өченче урын алуга иреште.
Бишенче сыйныф укучылары — Раил Яхин, Алиса Кубышкина, Арина Бочкарёва һәм җиденче сыйныф укучылары Камил Хуҗин, Диләрә Кәримуллина, Анжелина Васильева, Миләүшә Мөхәммәтдиновадан торган Зәй командалары ике сәгать эчендә 4 тема буенча 24 биремне чишәргә тиеш булдылар.
«Балалар җитез уйлау, мантыйклы фикерләү нәтиҗәсендә биремнәрне чишә алдылар. Алар белән даими шөгыльләнүнең эзсез калмавы сөендерә», — ди Лилия Фәниловна.
Команда Зәйгә ике өченче урын алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев