Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары «Кванториум» балалар мобиль технопаркы белән эшли

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында икенче ел рәттән белем бирү партнеры Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар мобиль технопаркы 5-8 сыйныф укучылары өчен промробо/промдизайн, VR/IT, гео/аэро, hi-tech юнәлешләре буенча дәресләр циклы уздыра.

Сәнәгать дизайны буенча дәресләрдә укучылар инде SketchUp база инструментларын үзләштергәннәр, мөһим принципларны — төркемләүне һәм компонентлар белән эшләүне өйрәнгәннәр. Хәзер исә гимназия укучылары катлаулы һәм шул ук вакытта пөхтә модельләр төзү нигезләрен үзләштерделәр. Балалар Unity программасында виртуаль киңлекләр өчен объектлар белән эшләүне өйрәнделәр. ZMrobo роботехник җыелмасыннан автобус җыюны белделәр.  Алда зур моторлы хәрәкәт итүче роботлар ясау планы тора. Блокинг методы белән алар үзләренең беренче 3D-модельләрен төзиләр, Blender программасында модельләштерүнең база инструментларын өйрәнәләр. Шулай ук балалар компьютер челтәрләрен төзү һәм тестлаштыру күнекмәләрен үзләштерәләр. Укуның нәтиҗәсе проектларны эшләү һәм яклау булачак, алар белән укучылар конкурсларда катнаша алачак.
Татар гимназиясе директоры Марат  Мөхәммәтханов укучыларның беренче уңышлары белән уртаклашты, аралашуның уңай, иҗади һәм җиңел кабул ителүен ассызыклады. 
“Укучыларга ошады, алар «Кванториум» балалар технопаркында катнашу нәтиҗәсендә өр-яңа эшләнмәләр турында бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар. Киләчәктә остазлар белән очрашуларны зур энтузиазм белән көтәләр”, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев