Зәй укучылары Казан югары танк команда училищесына экскурсиягә бардылар
11 ноябрьдә Зәй шәһәре һәм районы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары Казан югары танк команда училищесында булдылар.
Алар өчен уку йорты территориясе буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия шактый мавыктыргыч һәм гадәти түгел иде.

Укучылар училищеның музее белән таныштылар, аның тарихы, Бөек Ватан сугышы һәм Россия тарихы геройлары турында белделәр. Шулай ук уку барышы, казарма тормышы, хәрби һәм күргәзмә техника белән таныштылар.
Фотолар Кадер мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев