Зәй укучылары янгын сүндерүче һөнәре белән танышты
Зәй укучылары янгын сүндерүче һөнәре белән якынрак таныштылар
18 мартта Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Лилия Писарева, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина һәм 88нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Николай Абрамов 7нче мәктәпнең IV "В" сыйныфында "Барлык һөнәрләр дә мөһим" темасына ачык дәрес уздырдылар.
Бу очракта янгын сүндерүче һөнәренә басым ясалды.
Әлеге чарада Зәйнең башка мәктәпләре директорлары һәм укытучылары да катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында, кайда гына булсаң да – өйдәме, урамдамы – куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Шулай ук балаларны ут белән шаяруның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында кисәттеләр. Янгын сүндерү хезмәтенең телефон номерларын искә төшерделәр. Мәктәптән соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортларына укырга керергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Николай Абрамов янгын сүндерүченең киемнәрен һәм янгын сүндерү җиһазларын күрсәтте. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм шәхси саклану чараларын (янгын сүндерүченең шлем-маскасын һәм капюшон тибындагы масканы) үзләре дә киеп карадылар.
Ә куркынычсызлык гомуми эшкә әйләнсен, балаларга әлеге чараны ата-аналары белән кабатлау өчен янгын куркынычсызлыгы буенча файдалы белешмәлекләр тапшырылды.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев