Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары якташ галимнәр белән таныша

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда минералларның төрле төрләре тупланган коллекция саклана.

Аларны музейга Николаев Анатолий Германович бүләк иткән. Якташыбыз  КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты доценты, минералогия һәм литология фәннәре кандидаты, Россия минералогия җәмгыятенең төсле ташлар  чималы һәм геммология комиссиясе рәисе.

 Анатолий Германович музей белән актив хезмәттәшлек итә, туган як тарихын өйрәнү музеена ул бүләк иткән бай коллекцияне карарга  шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проектын гамәлгә ашыру кысаларында еш киләләр. Музей хезмәткәрләре балаларны галимнең биографиясе белән таныштыра, аның зур фәнгә юлы турында сөйли.

Анатолий Германович Николаев 1981 елның 15 июнендә Зәй шәһәрендә туган. Анатолийның  фәнгә  юлы Зәйдә башлана, ул  «Теремкәй» балалар бакчасына йөри, 4нче мәктәптә урта белем ала, 98нче политехник лицейда һөнәри белем үзләштерә. 2000 елда Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Тиздән ул үзенең сәләте  геология фәненә булуын аңлый һәм әлеге факультетка күчә. 2006 елда Анатолий Германович, укуын тәмамлый, белем алу  чорында ул   тикшеренү өлкәсендә дә үзенең зур потенциалын  күрсәтеп өлгерә. Бу чор аны галим буларак формалаштыруның мөһим этабы була.

Анатолий Николаев Россиянең  фәнни җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле кадр һәм әлеге уникаль тармакны үстерүгә зур өлеш кертә.

фото: музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев