Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары “Гаилә белеме” дәресендә булды

2023 елның сентябреннән район мәктәпләрендә “Гаилә белеме” дәресләре кабат башланып китте. 26 октябрьдә Зәй ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең 2нче мәктәбе X сыйныф укучылары белән әлеге дәрес кысаларында очрашу узды.

Укучылар гаилә тормышы кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең функцияләре, гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никах төзү шартлары нинди булуын белделәр. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды, өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә вакытында һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятенә, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде.

Фото муниципаль район сайтыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев