Зәй укучылары – физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары
18-24 апрельдә Ставропольдә укучыларның физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Җитди бәйгедә Зәйнең 4нче мәктәбе IX А сыйныфы укучысы Егор Константинов һәм XI сыйныф укучысы Руслана Алава федераль мәйданчыкта югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Руслана Алава Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Егор Константинов шулай ук ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Укучыларыбызның уңышы – системалы эш һәм педагогларның үзара килешеп эшләве нәтиҗәсе. Укучыларны олимпиадага физик культура укытучылары Юрий Краснов (4нче мәктәп), Регина Краснова (7нче мәктәп) әзерләделәр.
фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев