Зәй укучылары фән олимпиадаларында җиңүләр яулауларын дәвам итә
15-19 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VIII-XI сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылган иде.
Район мәгариф идарәсе аның нәтиҗәләре турында игълан итә.
Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча 4 нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Алевтина Лопатина, 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Аяз Гайсин призерлар булдылар.
Укучыларны фән бәйгесенә тарих һәм җәмгыять белеме педагоглары Альбина Ларина (4нче мәктәп), Оксана Матвеева (6 нчы мәктәп) әзерләделәр.
фотолар мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев