Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары быел да рус теленнән фән бәйгесендә призерлар булдылар

23-27 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының IX-XI сыйныфларында укучылар өчен рус теле буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Зәй укучылары бу бәйгедә дә сынатмады. 

Олимпиада нәтиҗәсе буенча 2нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Амелия Камалиева һәм XI  сыйныф укучысы Кристина Соловьева, 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Азалия Галимова призерлар булдылар.

Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерларын педагоглар Валентина Кузнецова, Елена Красильникова әзерләделәр.

фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев