Зәй укучылары бөек рус язучысының иҗаты белән танышты
8 ноябрьдә Зәй үзәк китапханәсендә 7нче мәктәпнең X сыйныф укучылары өчен «Язмыш романсы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичә бөек рус язучысы Иван Тургеневның тууына 205 ел тулуга багышланды.
Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты, шәхси тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән таныштылар.
«Чара барышында Эмиль Зарипов, Полина Ревина һәм Данил Кудряшов Тургенев һәм Виардо хатларыннан шигырьләр, өзекләр укыдылар. Шулай ук язучының „Утро туманное, утро седое“ шигыренә романс тыңладык, „Муму“ хикәясе буенча мультипликацион фильм карадык», — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев