Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары белән тормыш кыйммәтләре турында сөйләштеләр

Зәй музеенда X–XI сыйныф укучылары өчен «Мастера радости» дигән кыска метражлы фильм күрсәтелде.

Фильмны караганнан соң, оптимизм, бәхет, илһам, кызгану, сагыну, балачак хатирәләре кебек кыйммәтләр һәм хисләр турында фикер алышу булды, «Танышу» тренингы уздырылды.

«Һәр катнашучыга хис-кичерешләр калейдоскобы белән мини буклет бирелде. Чара сәнгатьне һәм психологияне үз-үзеңне танып белүнең кызыклы һәм продуктив коралына берләштерергә мөмкинлек бирде», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев