Зәй укучылары белән террорчылыкны кисәтүгә багышланган чара узды
3 апрельдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музееенда 1нче мәктәпнең VII «А» сыйныфы укучылары катнашында террорчылык һәм экстремизмны кисәтүгә багышланган чара оештырылды.
Башта укучылар «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору» социаль ролигын карадылар, ул экстремистларның үз-үзләрен тотышындагы билгеләр, тирә-юньдәгеләрнең уяулыгы мәсьәләләренә кагылды.
— «Чат класс» этабында укучылар яңалыклар тасмаларын карап, ялган-фейк мәгълүматларда нинди үзенчәлекләр барлыгын, дөрес мәгълүмат чыганагын эзләргә өйрәнделәр. Алдагы этапта алар таныш булмаган кешеләр белән Адлер станциясенә кадәр барып җитәргә тиеш булды. Аларга исемлектәге пассажирларның кайсысы белән купеда барырга теләүләрен, ә кемнән шикләнергә кирәклеген сайларга кирәк иде. Тренингның бу өлеше коммуникатив культура формалаштыруга, үзеңнең эмоциональ халәтен көйләүгә, толерантлык күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән иде, — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Дүртенче этапта балалар шәхси һәм гомуми форматта «Ышаныч» күнегүен үттеләр. Бу күнегү ярдәмендә үзара ышанычны арттырырга һәм класста шәхси мөнәсәбәтләрне яхшыртырга мөмкин. Мәгълүматны ныгыту өчен һәр катнашучыга Зәйнең экстрен хезмәт номерлары язылган белешмәлекләр таратылды.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев