Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучылары белән сайлаулар турында сөйләштеләр

Чарада укучылар үз мәктәпләренең президентын сайладылар.

10 сентябрьдә Россиядә бердәм тавыш бирү көне узды. 2024 елның мартында без Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Кечкенәдән башлап, һәр кеше алдында көн саен тегене яки моны сайлау тора. Балалар моңа әзерлекле булырга тиеш.  Мәктәптә сайлау хокукы нигезләрен өйрәнергә, сайлауларда аңлы рәвештә катнашырга, демократик җәмгыятьтәге тормышка әзерләнергә һәм, әлбәттә, актив сайлаучылар булырга кирәк.

Сөббух Рәфыйков  исемендәге үзәк китапханәдә булачак сайлаучыларның хокукый культурасын арттыру максатыннан 4нче мәктәпнең VIII Б сыйныф укучылары өчен “Сайларга вакыт интеллектуаль-хокукый уены уздырылды. Башта укучылар “Сайлаулар нәрсә ул? дигән видеоны карадылар, аннары уен барышында “Барысы да сайлаулар турындавикторинасы сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда актив катнаштылар.

Чараның төп өлеше мәктәп президентын сайлау иде. Президентлыкка кандидатлар Роман Давыдов, Денис Черкасов, Динар Гыйматдинов, Даниэль Полевов сайлау алды программаларын тәкъдим иттеләр, аудитория сорауларына җавап бирделәр. Дебатлар бик актив узды, «кандидатларның» да, гади сайлаучыларның да активлыгы һәм битараф булмавы сөендерде. Бу уен кысаларында каралган мәсьәләләрнең чыннан да мәктәп укучылары өчен беренчел әһәмияткә ия булуын күрсәтә”,  -ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

 Әлбәттә, чара күбесенчә уен формасында үткәрелде, ләкин барлык катнашучылар да бу җитди һәм җаваплы эш булуын аңладылар.

Фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев