Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучылары белән һөнәри юнәлеш турында сөйләштеләр

Зәй үзәк китапханәсендә «Яшьтәш» клубында 4нче мәктәпнең VII «А» сыйныфы укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чара узды.

Укучылар белән очрашуга район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева һәм 88нче янгын сүндерү часте командиры Роман Ермолаев килде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучыларга янгын сүндерүче һөнәре, аларның авыр эш көннәре турында сөйләделәр, һөнәр серләре белән уртаклаштылар. Һөнәр сайлау — кешенең киләчәк тормыш юлын билгели торган җаваплы мизгелләрнең берсе. Шуңа күрә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы, комплекслы эш алып бару мөһим. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку йортларына укырга керү тәртибе, эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

«Очрашу моның белән генә тәмамланмады: укучылар янгын сүндерүче киемнәрен киеп карап, үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иттеләр. Әңгәмә барышында укучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде. Мондый очрашулар балаларга дөрес һөнәри юл сайларга ярдәм итә», — ди китапханәче Лилия Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев