Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Зәй-ТВ» «Кама бризы» республика фестивалендә катнаша

Татарстан төбәк телекомпанияләренең бишенче «Кама бризы» («Камский бриз») фестивале 13-15 ноябрь көннәрендә Түбән Камада узачак.

«Камский Артек» балалар үзәге мәйданчыгында бөтен республиканың массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре – корреспондентлар, операторлар, алып баручылар җыелды. Анда безнең Зәй телевидениесы журналистлары да катнаша.

Катнашучыларны танылган журналистлардан мастер-класслар һәм иҗади эшләр конкурсы көтә.

Фестивальнең кульминациясе – конкурска йомгак ясау. Нәтиҗә 14 ноябрьдә ясалачак.

Быел фестивальдә катнашу өчен 200дән артык  репортаж, программа һәм видеоролик җибәрелгән. Эшләр биш номинация: мәгълүмати программа, репортаж, алып баручы, видео төшерү сәнгате, «Геройлар» махсус номинациясе буенча бәяләнә.

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре хакимияте һәм НТР медиахолдингы оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев