Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй-ТВ» быел да «Камский бриз» телевизион фестивалендә катнаша

7-9 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә төбәк телекомпанияләренең өченче тапкыр «Камский бриз» дип аталган фестивале узачак. Быел ул махсус хәрби операциядә һәлак булган НТР каналы тележурналисты Александр Комаров истәлегенә үткәрелә. Аның исеме белән «Геройлар» премиясе булдырылган.

Фестиваль буенча 7 номинациядә иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Бәйгедә катнашучылар өчен шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр, очрашулар үтәчәк.

«Камский бриз» фестивале беренче тапкыр 2021 елда үтте. Анда Татарстанның 20 шәһәр һәм районыннан 25 телекомпания һәм телестудия катнашты. Ә 2022 елда конкурска 100дән артык эш кабул ителде.

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре хакимияте һәм НТР медиахолдингы оештыра.

«Камский бриз-2023» бөтен Татарстаннан телевидение хезмәткәрләрен чакыра. Узган ел «Зәй-информ» телеоператоры Александр Тимофеев катнашып, «Видеоператор осталыгы» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев