«Зәй-ТВ» алып баручысы – «Кама бризы» фестивале җиңүчесе
Түбән Камада 13-14 ноябрь көннәрендә төбәк телекомпанияләренең «Камский бриз» бишенче фестивале үтте.
Конкурста "Зәй-ТВ" иҗат коллективы да катнашты.
Жюри 200дән артык эш кабул итеп, аларга бәя бирде. Бәйгегә нәтиҗә ясау Түбән Кама шәһәренең «Кама артегы» балалар ял лагере базасында узды.
Анда телевидение журналистлары, видеооператорлар, алып баручылар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. "Зәй-информ" ның телевидение буенча җитәкче урынбасары Эльмира Шабрина ике номинациядә призер булды. «Алып баручы» номинациясендә – I дәрәҗә, «Репортаж» да – III дәрәҗә дипломга ия булды.
Исегезгә төшерәбез, Эльмира Шабрина узган ел да бәйгенең шул ук номинацияләрендә җиңү яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев