Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй турында яңа җыр

Композитор-музыкант, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов Зәйнең уңышларына куанып, туган ягын үз итеп-сагынып, якташлары иҗатлары белән кызыксынып яши.

Аның төрле авторлар сүзләренә язылган үзенчәлекле көйләре татар эстрадасында, радио-телевидениедә еш яңгырый. "Тургайлы тугайларым" исемле җыентыгы белән ул үзенең моң чишмәсенең ургып агуын дәлилләде.  Якташыбыз һаман иҗат белән яна, яңа көйләр яза.  Бу көннәрдә мәрхүм Мәслахетдин Кашаповның "Данлы Зәй ягы" дигән шигыренә көй язып, ноталарын юллады. Бу очраклы түгел, ике иҗат кешесе - Зәй төбәгенең Сармаш елгасы буенда яшеллеккә күмелеп утырган Сармашбаш һәм Федоровка авылларыннан. Бер чордарак Федоровка мәктәбендә укыганнар, татар мәдәнияте, туган төбәк, мәктәп дип җан атучылардан.
Мәсләхетдин Кашапов "Нәсел агачы" һәм "Моңга сусаган Сармашым" шигырь җыентыклары бар. Аның Риназ Әхмәтов көй язган "Казан җыры" һәм "Әткәемә" җырларын халык үз итте, яратты.
"Данлы Зәй ягы" җыры да үз башкаручысын табып, танылыр. Зәй ягыннан булган махсус хәрби операциядә катнашучылар егетләргә дә  яңа җыр көч өстәр, шәт.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев