Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй тренеры хәйриячелек ярдәме өчен бүләкләнде

Районның каратэ-киокусинкай спорт берләшмәсен җитәкләүче, тренер Владимир Ревин район басмаларының укучылары күп булуы өчен һәрчак ярдәм кулы суза.

Хәйриячелек көне уңаеннан аңа “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатын тапшырды.

Владимир Ревин яшь буынны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту белән беррәттән, балаларны һәм аларның әти-әниләрен газеталар укырга да өнди. Каратэ-киокусинкай спорт берләшмәсе - район басмаларын озак еллар дәвамында даими төстә актив яздыручыларның берсе.

- Балалар да, без дә сәламәт, акыллы яшәү рәвеше алып барырга тиешбез. Ә төгәл, дөрес мәгълүмат белән район басмаларыннан танышырга була, - ди ул.

Мөхтәрәм кунак “Зәй-информ”да булып, редакция эшчәнлеге, иҗат коллективының көндәлек мәшәкатьләре белән дә танышты. Гөлнара Феофанова аңа дустанә мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев