Зәй телевидениесеннән Эльмира Шабрина фестиваль җиңүчесе
Түбән Камада 14-15 ноябрь көннәрендә төбәк телекомпанияләренең «Камский бриз» дүртенче фестивале үтте.
Анда безнең хезмәттәшләребез "Зәй-ТВ" иҗат коллективы да катнашты.
Фестивальдә оештырылган мастер-класслар «Камский Артек» балалар үзәге мәйданчыгында бөтен Татарстаннан телевидение журналистикасы профессионалларын җыйды. Иҗади эшнең беренче көне мобиль журналистика турында мастер-класс белән ачылды. «Татмедиа» департаментының социаль медиа бүлеге баш белгече, «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәм башка спикерлар тарафыннан да кызыклы чыгышлар ясалды.
Ә икенче көндә кич белән фестивальгә йомгак ясалды. Анда телевидение журналистлары, видеооператорлар, режиссёрлар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды, тантаналы тәбрикләү чарасы үтте.
Безнең өчен иң куанычлысы анда "Зәй - информ" ның телевидение буенча җитәкчесе урынбасары Эльмира Шабрина ике номинациядә призер булды.

Ул "Репортаж" номинациясендә II дәрәҗә, "Алып баручы" номинациясендә III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев